
Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы
📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 10 нчы көн "Чебиләр" Кара тавык җырлый-җырлый Төште йомырка салып. Нәни Мурат килеп җитте, Кулына кәрзин алып. Җып-җылы йомыркаларны Өстәленә куйды да, Чеби чыгармакчы булып, Алды ул куенына. Дәү әнисе теләк тели: - Сабырлык бирсен Ходай! Чыгар, бәлки, чебиләрең, Берәр ай ятсаң шулай. Сары йомгак чебиләрне Озак көтсә дә малай, Бер ай буе саклап тору Бигрәк озак бит, ай-һай! Йомыркаларны тиз генә Малай салды савытка: Үзең чыгар чебиләрең, Дип әйтте ул тавыкка. 22-25 нче битләр. #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина
86
0