Әдәби марафон 2024

Әдәби марафон 2024

📚 XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫10нчы көн Җылы сүзләр Үткән чакта гомер сукмагыннан Очрасалар юлда киртәләр, Җылы сүгә ниләр җитә икән? – Нәкъ шул сүзләр көчле итәләр. Тормыш юлындагы авырлыктан Канатларың арып талганда, Якыннарың җылылыгы аша Көч табарсың кабат янарга. Хисләреңә салкын кырау төшсә, Күңелеңә моңсу чакларда, Җылы караш көчләп өстәр сиңа, Канат куяр үрләр яуларга. Бер мизгел дә җитә кайчак – Яшәү дәрте синдә кабына... Җылы караш көчләр өстәп куя Күңелләрең бушап калганда. #НаиләГаффарова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

112

0