Һади Такташ "Ак чәчәкләр"

Һади Такташ "Ак чәчәкләр"

Ак чәчәкләр ява, Дөнья матур, Шундый матур булып тоела, Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып жиргә коела... Яз янгыны җиргә кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар, Төне матур булса, төн үтүгә, Таңнар алып килер бураннар... Дөнья матур, Шуның өчен дә бит Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан; Ә җил моштым гына эндәшмиче Ияреп килә минем артымнан... Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән, Кайда барсам — шунда бара ул; Өйгә кергәндә җиргә ятып, Чыкканымны саклап кала ул... Шуның өчен дә мин чыкмый гына Тәрәзәдән карыйм урамга. Ак чәчәкләр ява урамда...

Тэглар:

89

0