Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

Кәрим кызганнан кызды. Күзенә ак-кара күренми башласа, туктатырмын димә.йолкыша торгач, машинаның ишеге ачылып китте. - Бар, бар, күземә күренмә, - дип, Кәрим Зөһрәне бар көченә этеп җибәрде. Ярый әле машина светофорда туктаган иде. Зөһрә, җайсыз гына, биргә килеп төште. Аның колагына: "Поехали, чего стоишь?" - дигән сүзләр генә ишетелеп калды. Шундук шап итеп ишек ябылды да такси кузгалып китте. Зөһрә тизрәк читкә шуышмакчы булды, тик аягының авыртуына түзә алмыйча, юлда тәгәрәде. Арттан килгән машина тормозларының сызгырган тавышыннан куркып, ике кулы белән битен каплады. Яңаклаудан куркып, ике кулы белән битен каплады. Яңаклаудан аңына килгәндә, Кәрим кыйный инде, дип уйлады. - Әй, әй, ни булды сезгә, нишләп ятасыз монда?

Тэглар:

78

0