Мөхәммәт Мәһдиев Бәхилләшү 41 нче ел балалары
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Авыр, кырыс юллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, әйе, хәтерлим, Левинсон ни өчен алга барган? Отряды тар-мар килгәч тә өметен җуймаган. Урман караңгылыгыннан чыккач, ул алдында якты дөнья күргән. Кешеләрне күргән. Елаудан туктаган. «Нужно было жить и исполнять свои обязанности». Шулай. Безгә дә яшәргә һәм үз бурычыңны үтәргә кирәк иде. Әйе, яшәргә кирәк иде… Ах син, җил! Син һич тә агачларны селкетмисең. Син бары тик телеграф чыбыкларына гына кагыласың да шомлы итеп сызгырасың. Аязга булса да, яңгырга булса да сызгырасың. Син миңа яшьлегемне сөйлисең… #МөһәммәтМәһдиев #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Таттелеком #КазанТатарстанКитапнәшрияты #Лениногорскмарафончылары
49
0