Айшанур.

Айшанур.

Беркайчан да, беркемне дә кимсетмәдем Һәрвакытта, һәр эштә дә туры булдым, Җитәкчегә ярыйм диеп сүз йөртмәдем, Ялагайланган кешеләрне яратмадым. Юлларымда яхшы кешеләр очрап торды, Эшләрем дә һәрчак минем гөрләп барды. Кеше малына беркайчан да кызыкмадым, Күңелләрем шуңа һәрчак тыныч булды. Аллаһ миңа байлыгын да кызганмады, Юлларымда һәрчак миңа юлдаш булды. Тормышым да тигез юлдан тәгәрәде, Кирәк әйбернең барысын да Аллаһ бирде. Әгәр матур яшим дисәң дөньяларда, Кешелеклелек һәм сабырлыкны ал да, Туры юлдан атла тайпылмыйча, Бәхет көтәр шул вакытта сине алда.

Тэглар:

63

0