#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер- янган күмер" унынчы көн

#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер- янган күмер" унынчы көн

Пенсия дә бик җитә анысы. Капка төбендә кояшта кызынып утырсам да, беркем дә бер сүз әйтмәячәк. Тик менә йөрәк дигән нәрсә дә бар бит әле адәм баласында… Башкалар басуларда игеннәрне җыйганда мин ни йөрәгем белән кул кушырып утыра алам?! Тимер даганы китереп бөгәрлек бит минем ул кулларым! - дип сөйләде миңа сыңар аяклы комбайнчы үзенең киң учлы, дәү кулларын күрсәтеп. Андый кешеләрне дә байтак күрдем мин. Аяк табанының яртысы булмаган килеш тракторда, күкрәген дошман снаряды ярчыгы чәнчеп торган килеш чәчү машинасы басмасында эшләп йөргән кешеләрне күрдем. "Фидакарьлек", "социализм" эшенә бирелгәнлек, фәлән-төгән" дип, бик ихтимал, без бу кешеләрнең хәтерен калдырганбыздыр, хәтта аларны түбәнәйткәнбездер. Чөнки алар өчен хезмәт ул - җан азыгы, рух таләбе. Төрле атамалардан югары торган изге төшенчә… Тормыш тагын кайбер якларын күрсәтте әле миңа....165 нче бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш

Тэглар:

76

0