Унынчы көн ХХIX Дөньякүләм #Әдәбимарафон Фәнис Яруллин «Мәхәббәт — артык мәшәкать...»
Мәхәббәт - артык мәшәкать, Мин куркам мәшәкатьтән. Кем соң файда күргән әле Сөюдән, мәхәббәттән?! Ләйлә - Мәҗнүн, Таһир - Зөһрә, Алар янган, ни калган? Берни дә калмаган икән, Димәк, барсы да ялган. Юк, юк, мәхәббәт турында Сүз кузгатмагыз бүтән. Әйтерләр: бу бичара да Безнең күк юләр икән. Фәнис Яруллин, "Мәхәббәт - артык мәшәкать,", 2002ел #Әдәбимарафон #ФәнисЯруллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
93
0