Рафис Корбан "Тимерле чәй "

Рафис Корбан "Тимерле чәй "

10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Тимерле чәй* Алма ашый һаман Каюм. Көч җыюның тапкан җаен. «Алмада күп тимер, -ди ул. – Син дә алма кимер,- ди ул.- Тешләрең дә тимер сыман Таза һәм нык булыр һаман!» Безнең бабай- бик карт кеше. Авыз тулы тимер теше. Ул да алма кимергәнме, Шуңа теше тимердәнме? Бетермим тик шуны аңлап- Бабайга да бирсәң алма, Ничек аны ашыйсы, ди, Тешкә тия ачысы, ди. Чәйгә генә сала турап. Эчкән идек чәен сорап, Алма тәме тора килеп. Бабай бездән тора көлеп. Тирләп-пешеп, тәмен белеп, Тимерле чәй эчә өреп. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РафисКорбан #ТимерлеЧәй #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

79

0