#Әдәбимарафон 10 нчы көн Роберт Миңнуллин "Көзгә керүләре авыр… "

#Әдәбимарафон 10 нчы көн Роберт Миңнуллин "Көзгә керүләре авыр… "

Көзгә керүләре авыр… Аннан күнегәсең. Бөтен җаның-тәнең белән Көзгә күмеләсең. Ә көз озын, ә көз озак… Мәңге үтмәс кебек. Күңелдәге бу сагышлар Мәңге бетмәс кебек. Көзгә керүләре авыр… Керсәм, чыгар идем. Көзгә түзсәм, мин ничек тә Кышка чыдар идем. Рәхәт кышка күчүләре, Әгәр күчә алсаң… Ә нишләрсең, шушы ачы Көздә торып калсаң?! 2003ел, 234 нче бит #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

73

0