XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 10 нчы көн “Түз йөрәк”
Гүзәл Галләмова "Таш кала истә генә кала" Рафисның күңеле төште, сөйләшәсе килми башлады. Шулай да акрын гына әйтеп куйды: -Ә көннәрдән беркөн, акыл сатучы түгел, үзең киңәш сораганда тыңлаучы да булмаса нишләрсең? -Хасанов! Миңа синең бер сүзең дә кирәкми, үзең дә. Син минем бәхетемне җимердең. Сез бу йортка килү белән, бездә тынычлык бетте. Хатын сездән көнләшә. Менә шул. Сау бул! Илнур подъезд ишегеннән кереп югалгач та, озак кына уйланып утырды Рафис. Кеше, начарлык күрмичә - яхшылыкның кадерен, авырлык күрмичә - җиңеллекне, борчу күрмичә - тынычлыкны, анасын җуймый торып, ана кадерен аңламый икән дигән нәтиҗәгә килде...31 нче бит #БелемРадиосы, #РадиоБелем, #ГүзәлГалләмова #БалыкБистәсе #түзйөрәк #әдәбимарафон2024 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #китап #тугантел #татартеле #үзүсеш #44
92
0