Кичке шәфәкъ
Кичке шәфәкъ Кичке шәфәкъ. Утыргычта картлар, Мин әтине читтән күзәтәм. Мин беренче кабат белгән чактан Вакыт аны ничек үзгәрткән! Чәчләрендә- каен яктылары, Күзләрендә - күңел моңнары. Тезләрендә авыр булып ята Тал тамыры кебек куллары. Тәмугъ-оҗмах капкалары җирдә Шушы куллар ачып кергәндер. Кайгы-шатлыкларга чама белгән Туган ягым гына бердәнбер. Кара толым кебек буразналар Аның гомереннән узгандыр. Илләр гизеп кайткан күңел кошы Тал-тирәккә килеп кунгандыр. Кичке шәфәкъ. Мин әтигә карыйм. Колак салам һәрбер сүзенә. Дөнья читлегенең шәүләләре - Җыерчыклар аның йөзендә. 172 нче бит
97
0