"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова
10 нче көн Тәүлегенә ике-өч кенә сәгать йоклап, каты-коты гына кимереп өлгерткән бу йорт Рәхимҗанга никтер аеруча якын иде. Аның әчесе бавырга ук тамды шул. Учны кытыклаган туй акчалары очты, кесәләр саекты, егет үзе дә шыр сөяккә калды. Тәндә чыкмас җан да, өстә, карачкыга элгәннәр диярсең, җилфер-җилфер килгән күлмәк кенә. Хет ела, хет көл, абзый. Атасының яшереп кенә җыйган акчасы бар, менә ул әйләнешкә кереп китмәде әле, менә ул күңелне әз-мәз җылытып, өмет учагын сүндермичә тота. Карт шайтан аны былтырның былтырында ук чүлмәккә тутырып нигез төбенә күмде. Өйләнгәндә бирмим итенмәс. Рәхимҗанның җиде тиресе салынганын күрде бит, хәрам малын мәете белән бергә каберенә илтеп салдырмас. Яңа йортка күчеп атна-ун көн яшәгәч, шушы акча «ике тәкә»не бик каты сөзештерде. — Атай, — диде карт егет, — туй турында уйларга кирәк. — Уйла, уйла, син өйләнәсе кана, — диде Сибгатулла, сүзнең кайсы тыкрыкка борыласын алдан ук сизгән төсле. — Ник мин генә уйларга тиеш әле! Син соң, син?! Тиененә кадәр йортка тыктым, хет кесәмне әйләндереп капла. Давай теге яшергән сәмәннәреңне. — Тыксаң, үз тишегеңә тыктың. Анаң белән безнең гомергә иске йорт та җитә иде. Картларның садака акчасына борыныңны сузма, оял, малай. — Садака акчасы?! Ну, карт мөртәтнең мөртәте дә бит син, Сибгатулла! Урлап җыйган колхоз акчасы, диң! Әллә мине аңгыра сарыкка чутлыйсыңмы? Син бүредән туган бүре баласы мин. Иртәгә чүлмәк өстәлдә булсын, тиз казып ал!
60
0