10 нчы көн РифәРахман "Татар кызы"

10 нчы көн РифәРахман "Татар кызы"

Чыннан да, районнан эзләп килүче мылтыклы адәмнәр озак көттермәде. Дүртенче көннең төш вакытында алар Әхмәтгалимнәрдә иде инде. Зәмниханың өстәлгә таба күтәреп килгән самавыры чак кулыннан төшеп китмәде: ишекне сак кына, күңелгә шик йөгертерлек итеп кенә шакыдылар. Шакулары йомшак булса да, сөйләшүләре каты иде конвоирларның. Өй пыран-заран китерелде, чормалар актарылды, абзардан мал чыгарылды... Түрдә авырып яткан Әхмәтгалим караваты да кузгатылды. Эзләп-эзләп тә, берсен дә таба алмагач, Зәмнихага янарга, болай да куркып беткән хатынны, таба-нитә калсак, улыгызга болай, кызыгызга тегеләй, дип, төрле нәрсәләр белән куркытырга тотындылар.

Тэглар:

105

0