
Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
10 нчы көн. Синдә минем хакым бар Ирексездән авыз ерылды.И-и, беркатлы юеш борын.Ахырдан син аны ун малайга алмаштырырга әзер идең.Фермадагы атларны да көтүе белән аларга озатырга әзер идең.Кыз түгел, авылга җәфа инде һәм Хафизның дошманына әйләнде. Миңлекамал оныгы, Ходай хикмәте, игезәк сыңары кебек иде.Икесенең дә чәч сары, йөзләр ак, күзләр яшькелт....Әйтерсең бер савыттагы буяуны икесенә тиң сылаганнар! Буйларына хәтле тигез. Шулардан кәмит ясап, дуслары Хафизга яулык бәйләтергә маташканнар иде дә, айгыр буйсындырган гайрәтле малай бәргәләп-суккалап тузаннарын бик тиз какты. Ә менә "койрык"ны кисеп ташларлык көч юк иде. Әйе, әйе, аңа койрык итеп шушы шәһәр кызын тактылар. Мал-туар җене суккан Давыл төнлә дә, көндез дә фермада иде. Моңарчы тигез юлдан үз җаена гына хуҗалык арбасына тәгәрәткән рәис Гарифулла өчен ул баш бәласе иде.Ничә бозау туган, ничәсе үлгән, ничәсе чирләгән, ничәсе терелгән - Давыл һәммәсен дә энәсеннән җебенә хәтле төпченә, алай гынамы, аерым дәфтәргә терки һәм гаеплеләрне утлы табада биетә иде. Хезмәт хакларын кистермәде, вәләкин эштә салмыш йөргән агай-энене чыбыркы белән яра иде - монысы хак. Тегеләре шунда ук айныйлар иде тагы. Хафиз белән "көрәшкән" үгезне Миңлекамал үзе белән илле чакрым җәяү алып кайткан, имеш. Кайткандыр. Чөнки "сыерлар патшасы" аңа гына буйсына, аны күрсә, "тәти егет"кә әверелә иде. Озын юлда серләре килешкәндер, мөгаен.
Сылтамалар:
80
0