А.Алиш,"Ана уйлары"
Төн караңгы. Һичбер тавыш килми, Җил дә исүеннән туктаган. Яшь бала да тынган елавыннан, Рәхәтләнеп, күптән йоклаган. Киң кырлар да, куе урманнар да Тын йокыга инде батканнар. Урманнарда булган җәнлекләр дә Ял итәргә күптән ятканнар. Тик йокламый караңгыда ялгыз Тирән уйга баткан яшь ана. Ул ваз кичкән бөтен дөньясыннан, Күзләреннән аның яшь тама. Нәни улын кысып күкрәгенә, Тирән сулап, нидер уйлана. Кичә генә үткән яшьлек гомерен Һәм югалган дустын сагына.
64
0