10нчы көн. Нури Арсланов. Авыл.
АВЫЛ Бер иркенләп сулыш алыйм дисәң, Хыялларым белән калыйм дисәң, Сагынганда айга карыйм дисәң, - Кышкы авылга бар. Беркайда юк андый кышкы кичләр! Ут алганнар өйләр, яңа мичләр, Төтеннәре болытларга ишләр, - Өскә сузылганнар. Ай ялтырап күктән карап тора, Шәһәрдәге төсле аны монда Үртәмиләр янып һәр урында Фонарь дигән “айлар”. Түбәләргә ап-ак яулык япкан Кышкы авыл ука юлга яткан, Хыялый бер татлы уйга баткан Үрләр, үзән – сайлар... Шунда инде туклык тәлгәшләре, - Кышын – яз, ә җәен көз хәстәре, Тырыш, тыйнак авыл көләчләре – Эче – тышы байлар. Тышкы кичләр күрке – авыл тып-тын. Көйрәт, шагыйрь җылы илһам утын, Уяу булса мондый кичтә оттың – Җырын коштай сайрар!
73
0