Хатын - кыз төсе

Хатын - кыз төсе

10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Җитте язлар. Бар җиһанда Хатын-кыз төсе! Чәчәкләрдә һәм гөлләрдә Хатын-кыз исе! Әй, хатын-кыз! Син булмасаң, Яшәү күңелсез! Дөнья үксез калыр иде Синең ис-төссез. Ир-ат батыр, ир-ат көчле Хатын-кыз булса. Җиһанда хатын-кыз исе Бөркелеп торса. Таралсын бөтен җиһанга Хатын-кыз исе! Сизәсезме?! Яшәү үзе Хатын-кыз төсле! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #ХатынКызТөсе #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

82

0