
Шүрәле
10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр; Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #Шүрәле #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
84
0