Яңгыр. Рәмис Аймәт

Яңгыр. Рәмис Аймәт

Яңгыр Шулчаклы да гөнаһлымы син, җир? - Туктый алмый көзнең яңгырлары. Бу җиһанга бүген яңгыр хуҗа, Яңгыр, яңгыр... яңгыр гына бары. Күкләр серен җиргә сөйли-сөйли Или генә, или көзге яңгыр. Нигә борчулы соң күлдәвекләр? Аһ, күкләрдән берәр хәбәр бардыр. ...Гөнаһларны кыеп, яңгыр ява. Яңгыр гына бары... яңгыр, яңгыр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

93

0