10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шәмсия Җиһангирова "Уй"
Ятам соңлап, китәм уйлап... Төннәр үтә, таң ата. Ялгыз башым, ни өчендер Төрле уйлар уйлата. Китәм уйлап төннәр буйлап... Уйлыйм агын, карасын. Ни хәл итеп бу гомернең Юлларыннан барасын. Уйлыйм, уйлыйм... уйлап туймыйм Никадәр уйласам да. Бер йокысыз, керфек какмый Төннәрне буйласам да. Уйсыз булып тумаганмын. Шуңадыр уйлыйм, уйлыйм... Уйламасам, яшәвемнән Туктар идем дип уйлыйм. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Уй #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
91
0