Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?
Өйгә шалтыратып кайда икәнлеген әйткәч, беркөнне кызы әйберләрен китереп китте, тик ул аның күзендә җәлләү дә, кызгану да күрмәде. Кызы бик салкын гына сөйләште. Ике бөртек баласының берсеннән дә игелек күрмәячәген көн кебек ачык аңлады ана. Балалары, ире кебек, әниләренә өстән аска гына карыйлар иде, әйтерсең, алар күршенекеләр. Юксаң, аларга ул беркайчан кычкырмады, сукмады, ни генә булмасын, йомшак кына эндәшеп, иркәләп үстерде. Икесе дә әтиләренә охшап, озын буйлы, йөзгә бик чибәр булып үстеләр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #БәхеткәЮлКайдан? #Дөньякүләмәдәбимарафон # # #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #
71
0