#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер- янган күмер" тугызынчы көн

#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер- янган күмер" тугызынчы көн

Иркен басуларда баш калкытып килгән игеннәр, хедерларының үткер тешләрен кояшта ялтыратып хәзердән үк алга, басуларга омтылып торган комбайннар, ургычлар, кулларына гайка ачкычлары тоткан көләч йөзле механизаторлар турында яздым. Шакир абый укып чыкты, аның кара тимгелле йөзе бердән яктырып китте. Менә бит, аппагым. Бик әйбәт булган бу! Безнең бу санга нәкъ менә шушындый мәкалә тәкъдим ителә дә иде. Анысы тәнкыйть тә кирәк, анысын да язарга өлгерерсең әле. Әле үткән санда гына "Заря" колхозыннан урып-җыюга әзерлекне тәнкыйтьләп, зур материал биргән идек без. Халыкның гел күңелен төшереп кенә булмый бит. Бу санга үрнәк кирәк иде… Журналист ул мәсьәләнең әнә шул якларын да исәпкә алып эш итәргә тиеш, Аңладыңмы инде, аппагым? Менә шулай ул… - дип йомгак ясады мөхәррир. Район газетасының мөхәррире, КПСС райкомы бюросы әгъзасы шулай сөйләп күрсәткәч, мин инде аңладым. Димәк, шулай кирәктер. Башкача язсаң, ул бит синең материалны газетага үткәрмәячәк һәм… вәссәлам! 141 нче бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш

Тэглар:

114

0