Нәбирә Гыйматдинова " Синдә минем хакым бар"
9 нчы көн. Синдә минем хакым бар Акболытны урта абзарга ябалар икән. Куанычы эченә сыймаган Хафиз иртәгәсен малайларны шунда әйдәде.Давыл ачуланмады:әле берсен, әле икенчесен ат сыртына кундырып алды.Ләкин тиздән дуслары бу шөгыльдән туйды, ә ул, киресенчә, чаптарга ныграк ияләште. Айгыр - тәмлетамак - сыйлаганны ярата иде. Ә Хафиз юмарт. Өстәлдә шикәр "эреде", бакчадагы түтәлләрдә кишер сирәгәйде. Инде шундый көн дә җитте:Хафиз ялгызы гына атта җилдереп карарга тиеш иде. Тик Давыл рөхсәт итәр микән? " Син әле кечкенә" дисә, тәгәрәпләр генә үл инде. Һаман ат койрыгы тирәсендә уралу егетлекме? Гаҗәп, Миңлекамал апасы, бер дә икеләнмичә:"Мәйлең, ул-ым", - диде. Ә менә хуҗалык рәисе - ботак очы туганы Гарифулла - бөтен гәүдәсен калтыратып: - Баланы үтерәсеә! - дип акырды.- Әнкәсен акылдан яздырасыз! Давыл да үә чиратында өермә кузгалтты: - Үлмәс! Ир бала шулай ныгып үсә! Аны ат караучы Сәләхетдин абзый да хуплады.
Сылтамалар:
66
0