Л.Лерон. " Көзге бакчада"
Кагылмыймын алмаларга, Чәчәкләрне дә өзмим. Читтән генә, сокланып, мин Күзәтеп йөрим көзне. ...Әллә инде күзәткәнне Сизеп, көз миннән качкан?! — Алма булып елмая ул Түрдәге алмагачта... Алмагачтан ары таба Атламадым карыш та. Кай арада көз алмадан Әйләнде көнбагышка? Сап-сары чуклары җилдә Җилферди дә җилферди... Көнбагышын чүпли чыпчык: «Миңа әзер җимдер»,— ди... Күрмичә дә калдым көзне — Яшерде сары чаган... ...Көз, яфракка әверелеп, Очты күрше бакчага.
71
0