Гүзәл Яхина
9 нчы көн Игнатов револьверын күтәреп тотты. Бишек өем өстеннән җиргә шуып төште дә, шартлап, кисәкләргә таркалды. Сузып-сузып шыгырдап ачылган ишектә Убырлы күренде. Озын итәкле эчке күлмәге җилдә җилферди, ачудан иреннәре дерелди.Кунакларга түгәрәк ак бәбкәләрен текәп карады, бер кулында - кәкре башлы таягы, икенчесендә - төнге чүлмәк. - Син кая югалдың, шайтан алгыры, җебегән тавык?! - Менә зәхмәт! - диде кара-чутыр, тынын да алмыйча. - Чәчләрем агара язды. - Кара моны, исән икән бит, карт убыр. - Мансур маңгаена бәреп чыккан тирне учы белән сыпырып алды. - Монысы кем тагын? - Игнатов револьверын кабына кире тыгып куйды. - Аның әнисе. - Мансур карчыкны җентекләп карап чыкты да сокланудан сызгырып куйды. Моңа бит ким дигәндә йөз яшь, валлаһи! - Ник исемлектә юк?
65
0