Кешеләр. Айшанур
Тыштан матур,эчтән ямсез булып, Җирдә яши кайбер кешеләр. Мәңгелеккә килгәнмени алар, Ничек чыдап тора моңа күкләр? Көнчелек уты кайный эчләрендә, Җаннары да тынгы таба алмый, Булган байлыгына шөкер итеп, Никтер тыныч кына яши алмый. Туганым, - дип сине кочып ала, Күрешкәндә шушы кешеләр. Эчендәге агуларын сибә, Син югалсаң әгәр күзеннән. Нигә кирәк болай көшкелләнү? Шулай дия иде әбием. Үзем олыгайгач кына аңладым Нәрсә аңлатканын бу сүзнең. Нигә кирәк икейөзлеләнү, Йөрәкләрне шулай әрнетү, Тыштан матур, эчтән ямсез булып, Кешеләрне юкка кимсетү?
Сылтамалар:
55
0