Су анасы

Су анасы

9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Су анасы Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып. Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул; Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага, Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада. Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин, Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #СуАнасы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

70

0