9нчы көн. Нури Арсланов. Яңа көй.
Яңа көй Моңлы күңелем җырдан башка нишләр?! — Урамнарда җырлыйм мин, өйдә... Шигырьләргә сыялмагач, хисләр Әвреләләр кайчак бер көйгә. Шулай чыккандыр ул: «Кәләү Гайшә», «Урман кызы», «Сагыну», «Уел» лар... Мин җыр көйлим — сабый чакка дәшә Иртеш тугайлары, муеллар... Ак чәчәктә алар күз алдымда. Өзелеп сайрый очар-кош — йөрәк: Сыза сагышым нечкә кылларында, Яңа бер моң сыкрый мөлдерәп.
81
0