
Фәйрүзә Мөслимова "Гөрләвек" ~ балалар өчен шигырьләр җыентыгы
📚 XXIX #әдәбимарафон 🍃 📖 9 нчы көн Эмир Шамгунов, 3 яшь Энемне йоклатканда Йомшак җилләр иркәләсә, Яфраклар лепердәшә, Китәрәр әле йокыга, Җил әкият сөйләсә. Кәрниздәге күгәрченнәр Күптән йокыга талган. Бакчадагы миләшне дә Зәңгәрсу томан сарган. Кхз кыскандай тәрәз аша Йолдызлар балкый күктә. Энем белән икебезнең Керерләр әле төшкә. Тик ул төшләрне күргәнче Кирәк йоклап китәргә. Энем һаман күзен йоммый! Нишләргә соң, нишләргә? #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #ФәйрүзәМөслимова
124
0