Раил Гатпуллин «Иң зур сер»
9 нчы көн. Шигырьләр. 13 нче бит. «Туган ягым иртәсе. Таңнарны каршы алырга Яратам иртәләрен. Көтәм кояш нурларының Битемне иркәләвен. Яратам карап торырга Табигать җанлануын. Иртәнге чык тамчысыннан Чәчәкләр баллануын. Челтерәп аккан чишмәдә Кояш нуры уйнавын. Балыклары йөзеп йөргән Матур елга буйларын. Көнбагышлар, баш күтәреп, Кояшны эзләүләрен. Йомраннарның, туры басып, Кырларны күзләүләрен. Каршы алам көн дә шулай Таңнарны. Нишләтәсең... Бик яратам туган якның Алсу таңлы иртәсен.»
62
0