#Әдәбимарафон  9 нчы көн Роберт Миңнуллин "Көзләр белән бергә"

#Әдәбимарафон 9 нчы көн Роберт Миңнуллин "Көзләр белән бергә"

Көз килгән Сөн буйларына — Җәйне алыштырып. Шулай инде… Табигатьне Булмый ялгыштырып. Үземнең Сөн буйларымны Йөрим караштырып… Сөндә уйный көзге кояш Күзне камаштырып. Сөн буйлары җитдиләнгән, Яшеллеген җуйган — Җиде төрле төс җитмешкә Әйләнгән дә куйган. Сөн буе кайдан җыйгандыр Бу кадәрле төсне! — Бу бит Фаил Зыязовның Пейзажлары төсле. Кайттым мин дә Сөн буена Көзләр белән бергә. Көзләр белән бергә китәм, Көзләр белән генә… Сөн буйлары шул кадәр дә Балкып торыр икән! — Миннән соң да мәңге шулай Матур булыр микән? 2003ел, 232 нче бит #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

77

0