Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

Зөһрәнең эшләгән акчасы җыелып бара, ул аны тотканы да юк. Кәрим җитәрлек алып кайтып тора. Теләсә нәрсә җыймыйлар, алсалар да, кыйммәтле, затлы әйберләр генә аларлар. Ире кочагында Зөһрәнең башыннан төрле уйлар йөгереп үтте. Алар бер урында таптандылар. Кәрим иреннәрембелән чак кына аның муенына кагылып алды да күкрәгенә ныграк кысты. Эх, шул көнчелек чире булмаса, бик яхшы кеше булыр иде дә бит, дип уйлап куйды Зөһрә. Шулвакыт алар янында гына ире белән теге чибәр ханым да бииләр иде. - Әйдәгез, алышынып биибез, сез минем хатын белән, мин сезнеке белән, - дип тәкъдим итте ят ир. Алар икесе дә югалып калдылар. Юкса, мондый җирләрдә була торган хәл дә бит, тик Кәрим өчен түгел.

Тэглар:

83

0