Нәбирә Гыйматдинова " Синдә минем серем бар"

Нәбирә Гыйматдинова " Синдә минем серем бар"

Белә, Хафиз белә иде. Җәйләүләрдә бергә әзме төннәр уздырды алар! Миңлекамал үзе турында җәелеп сөйләргә яратмый, сөйләгәне дә, ком аша саркыган су тамчылары кадәр генә иде. Хәер, шул тамчылардан күл җыелгандыр инде ул. Яшь дусты Хафизга түгелеп беткәндер инде карчык. Авыл халкына исә саран мәгълүматтан гайре берни эләкмәде: «Морасага мал духтыры җибәргәннәр... Кыз-катын... Ул урамнан үткәндә итәк җиленнән тавыклар егылып кала ди...» Гадәттә, авылда кеше кушаматсыз ярты сәгать тә яшәми. Моңа да «Давыл» дип исем куштылар. Ун яшьләр чамасындагы Хафизга, башка малайлар кебек үк, мал духтыры килсә ни, килмәсә ни иде. Баксаң, аның күрәчәгендә Давыл аерым урын биләгән икән. Бая гына ул: «Хәтерлисеңме, бервакыт...» – дип үзенә зу-ур гына сорау бирде. Онытырсың, көт!

Тэглар:

63

0