9 нчы көн Рифә Рахман "Татар кызы"
Зур бәйрәмгә кебек җыелышып, шаулашып-гөрләшеп, хәзер кирәкләрен бирәбез аларның, дип мактанышып, әллә нинди батырлыкларга әзер булып озатулар күршеләре Гази озак та үтми аягын өздереп кайткач, кайгы хатлары килә башлагач тукталды. Сугышның батырлыклар урыны гына түгел, кан-яшь жире икәнлеге бәләкәй балаларга да аңлашылды. Зәйнием фронтта да дәрәҗәле, командир икән, лейтенант икән, дип сөйләп йөри иде Җәмига, иренең үлү хәбәреннән сөйләшмәс булып калды. Хәсрәтеннән, Зәмнихасы янына керсә дә, ни әйтергә белмичә, еламсырап кына утыра.
Сылтамалар:
79
0