Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Урманнан өенә йөри-йөри тапталып беткән сукмак бүген бозланып каткан. Шуңа күрә ул бераз читтәнрәк атлый. Нечкә сарут үләннәре дә бүген бозланып калынайганнар, аякка, тезгә бәрелеп, шыбырдашалар. Бу авазлар күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә. Гайнетдин абзыйны уйга сала, шуңа күрә ул таулар артындагы район үзәге ягына әледән-әле күз төшереп ала. Сарманнан күтәрелеп түбәннән генә Мөслим ягына очып киткән ике канатлы кечкенә самолет артыннан бик озаклап карап тора. Аннан тынычсызланып, адымын кы- зулата. Бу тынычсызлыкның сәбәбе бар: бүген-иртәгә Гайнетдин абзыйның төпчек малае армия хезмәтен тутырып кайтырга тиеш.

Тэглар:

106

0