Газ Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде"

Газ Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде"

9 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Ул әле өйләнмәгән иде* Иртәнге поезд берлән Шәмси үзе корзиналар, чемоданнар, мендәрләр төянеп Мустамаки станциясенә килеп төшкәндә, Анна Васильевнаны платформада тапты. Ул хәзер генә килгән булырга кирәк, аның йөзендә әле һаман өлгерәмме-юкмы дип омтылу сызыгы бетмәгән иде. Өстендәге юкадан тегелгән җәйге киеме, башындагы шытырдатып басылган кырым эшләпәсе никадәр ят булса, аның төсе-бите дә шулкадәр үк ят иде. Аның йөзенә әллә нинди кызару чыккан, күзләрендә шатлыкны яшерә алмаенча нур түгелеп тора, селкенүенә, йөрүенә, кылынышына тизлек, егетлек кушылган. Ул Шәмсине: – Синнән, шул, шәһәр исе килә, – дип каршы алды. Үзенең алып килгән финнең арбасына әйберләрне төятте дә, юлга чыктылар. Түгәрәк кенә, кечкенә генә фин аты юлдан йомгак кебек тәгәрәргә тотынды... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГаязИсхакый #УлӘлеӨйләнмәгәнИде #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

92

0