Имин тормыш авазы

Имин тормыш авазы

Имин тормыш авазы Әти чалгы чүки. Үзе бер моң булып Чыңлый якты урман аланы. Кошлар сайравына кушыла моң - Бу бит имин тормыш авазы. Әти чалгы чүки. Такыр башын Кыңгыр салган шундый бирелеп. Чүкеч биеп йөргән дәртле тавыш Агачларга тора эленеп. Арфа кылын чирткән кебек итеп Үткенлеген карый чалгының. - Чәч алырлык булган... Һәм тотына тәмен белеп печән чабуның. Калын покос арасыннан аның Сусыл эзе бара чигелеп. Өстә тузгый черки өермәсе, Аста кала җиләк сибелеп. Көйгә салып әти чалгы яный Маңгаеннан эре тир ага. Күләгәдә торган ат пошкыра, Башын чайкый, тибенеп ала... Шушы көннең гади бәхетлеген (искә төшәр ничә елдан соң) Ат түшеннән кигәвеннәр куып Торган малай белде микән соң? 176 нчы бит

Тэглар:

65

0