"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

9 нче көн Аяк чалып егасы да... үз кисәген умырасы... Бүтәннәргә мулдан өләшә бит, кәнтәй, аңа менә жәлли, аны читкә тибәрә. Өйләнмичә тотынсаң, сау бул, хуш, янәсе. Төкерәсе иде шушы юеш бакага, юк шул, юк, капка төбендә матур-матур түтәйләр «ал мине кияүгә, җаным» дип тезелешеп утырмый. Хет аяк чал, хет бәреп ек, юк һәм бетте. Селәгәеңне йотып җибәр, Рәхимҗан. Өйләнгәч чыгарырсың ачуыңны, билгеле. Ике-өч бала таптырып койрыгын бозга катырсаң, икенче төрле сайрар ул.

55

0