Физәлия Дәүләтгәрәева "Әни бүләге"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Әни бүләге"

Бармак бөгеп, айларны саный-саный торгач, бәләкәй кешенең сигезенче җәе дә килеп җитте. Рамис беренче сыйныфны бетерде! Укырга-язарга, хисапка өйрәнде. Өр-яңа, елкылдап торган сәпит күтәреп, әнисе кайтыр дигән өметен өзмәде әле малай. Тышка чыккан арада да урам башына күз салмый калмады. Беркөнне Рәмис ишек алдында уйнап ятканда, капкадан бер кулы белән таякка таянган, икенче кулына сәпит тоткан дәү әнисе керде. Каршысына йөгереп килгән оныгының башыннан сыйпап: “Балакаем, менә әниеңнән сиңа бүләк, почта аша сәпит җибәргән”, – диде. Кызы Розаның төрмәдән чыккан әшнәсе тарафыннан үтерелүе хакындагы телеграмманы ул инде ике атна камзул кесәсендә йөртә иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Әнибүләге #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

118

0