9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Нәбирә Гыйматдинова "Елан"

9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Нәбирә Гыйматдинова "Елан"

- Тимәсәнә шул алла колына, - диеште кызлар, әмма уена кергән әйберне эшләмичә туктамаган “җен тубалы”, йөгереп барып, арты белән торган карчыкны этеп җибәрде. Тиле мәтәлә-мәтәлә ярдан тәгәрәде. Суда тыпырчынган Хәтимәне кызлар яр өстенә сөйрәп чыгардылар. Фәһимә шарык-шорык көлде, ә карчык, моңарчы тел яшергән карчык, шыңшый-шыңшый юешләнгән күлмәк итәген сыкты. - Киявем бүләге ие, пычранды инде, - диде. - Саклап кына кия идем дә. - Елама, Хәтимә сеңел, яңасын тектерерсең, — дип юаткан кызларны ишетмәде тиле, кәкре бармагы белән Фәһимәгә төртте, һәм бертыннан: - Син елан! Син бә-әк зәһәр елан, - диде. - Ирсез тапкан оланыңны ике кат югалтырсың, - диде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Елан #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

102

0