
7нче көн. Кош оясы — җилле тирәктә! Зөлфәт
Язгы тирәк… тибри кош оясы… Оч ботакта ата саклап тора. Әнкә кошкай бәбкә чыгармакчы Кузгалмый ул. Тынган. Гел утыра… …Көзге тирәк… тибри кош оясы. Пыскый көзге яңгыр. Кошлар киткән… Буш ояда җылы әсәре юк. …Һәммәсе дә вакытлыча икән!
Сылтамалар:
92
0