
Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә".
8 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Нинди каршылык! Мәсәлән, ул үзе югары белемле, шулай да наданнарча эш кыла. Хуҗалыгын алдынгы итәргә тели, әмма шул ук вакытта колхозны табигый байлыкларыннан мәхрүм итәргә җыена. Утырган ботагына балта чапкан сыман. Нигә алай? Боларның сәбәбен җентекләп өйрәнмичә, тормышчан образ иҗат итеп булмый. Ничек, сезнеңчә, Аполлинарий Авдеевич, азрак гыйльми эшкә дә тартым түгелме бу? - Азрак кына түгел, бик нык охшаган бу гыйльми эшкә! - Димәк, Чурмантаев хакында сез әйткәнчә интуициягә таянып кына язып булмаячак. Шулаймы? Каршысында матур гына елмаеп торган бу ягымлы кешедә үзен ихтирам итү дә, азрак көлемсерәү дә күреп, Дормидонтов кычкырып көлеп җибәрде: - Карагыз әле бу мыштымны, ничек шома гына итеп төп башына утыртты! Аһ сез , наян! - Ялгыш аңлый күрмәгез, профессор. Бик рәхмәт сезгә! Бу әңгәмә миңа героемның иҗтимагый йөзен ачыкларга ярдәм итте. - Шулай дип юатсагыз гына инде! Хәзер яза аласызмы инде, ул образның ниндидер хасиятләре ачыкландымы? Камил иреннәрен кысып башын селекте. - Юк әле, кызганычка каршы, ул образ хәзергә, Хемингуэй әйтмешли, айсбергның күренгән өлеше генә. Сезнең белән телгә алган сыйфатлары әле аның күбесенчә иҗтимагый ягы гына. Рухи дөньясы, хисләре исә бик тирәндә ята. Әнә ярканатларның, мәсәлән, унысы, егермесе бертөрле, ә кеше - берүзе йөз төрле. Ярканатның ничек яшәвен тыштан да өйрәнеп була. Анда инстинкт турында гына сүз бара, инстинкт ул - ярканатларның һәммәсенә хас булган уртак сыйфат. Ә монда исә - психология. Әдипкә һәр образның кичерешләрен, уйларын, күңеленең иң нечкә тибрәнешләренә кадәр белеп, аерым-аерым өйрәнеп язу зарури. 174 нче бит.
100
0