8 нче көн Әдәбимарафон2024
Һәр иртәбез хәерле башлансын, Көннәребез уңышлы булсын, Йөрәкләргә күңел җылылыгы, Шатлык, бәхет белән наз тулсын. Сокланыйк без җәйге яңгырларга, Матур итеп яуган ак карга, Куанышып яшик һәр мизгелгә, Күңелләрдә саф хисләр барда. Ике килмибез бит дөньяларга, Тормышның без кадерен белик, Олыларга хөрмәт белән карыйк, Балалардан игелек күрик. Кояш көлеп карап торсын күктә, Баш очында болыт булмасын, Илләр тыныч торсын, имин булсын, Һәм күзләргә яшьләр тулмасын. Һәр көнне дә сөенеп үткәрик, Рәхәтләнеп дөньяда яшик, Сандугачлар кебек сайрашыйк та, Күгәрченнәр кебек гөрләшик. Шигапов Рифат
82
0