Зифа Кадырова - Сагынырсың-мин булмам
- ...күпме рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр төсле. Ходай сине миңа үзе бүләк итте, мин синең яныңда бик бәхетле. Синнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, син минем иң кадерле кешем. Әнисе, мин кайтып Айсылуны, әтиләрне, абыйларны сөендерим әле. Бүген бит дөньяга Арсланов нәселенең дәвамчылары туды. Нинди шатлыклы көн! Сөмбел, син минем батырым, мәхәббәтем минем, кара карлыгачым минем! Байрасның шатлыгы эченә сыймады, Сөмбеленең аңа нинди зур бүләк ясаганын бөтен барлыгы белән аңлады, сөенеченнән күзләре ялтырады. Сөмбел иренә карап сокланды. Байрасның егетләрчә төз басып, матур башкаен горур тотып йөрүе, һәр сүзен өздереп сөйләшүе, зәңгәр күзләре, назлы елмаюы, тезелеп торган ап-ак тешләре, ияк очындагы кечкенә чокыры - барысы, барысы да Сөмбел өчен кадерле, якын иде... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #СагынырсыңМинБулмам #Дөньякүләмәдәбимарафон # # #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #
81
0