Физәлия Дәүләтгәрәева "Яраланган язмыш"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Яраланган язмыш"

Беркөн Зәлияне үзләреннән өч йорт аша гына яшәгән Фәһимә чакырып алды. Ник чакырганын әйтмәсә дә, бераз күңелем басылмасмы, дип керде аңа Зәлия. Фәһимә үзе генә түгел иде. Ишек алдында шак-шок килгән уртача буйлы, чал керә башлаган чәчле, таныш булмаган ир-егетне күргәч, кире чыгарга ымсынган Зәлияне Фәһимә кулыннан тартып диярлек өенә алып керде. Теге ишек алдындагы ир кергәнче Зәлиянең колагына бер-ике сүз пышылдап өлгерде.: “Ике туган энем Шәриф. Хатыны үлде ике ел элек. Синең белән таныштырасым килә”, - диде, күз кысып. Фәһимә шул арада кереп җиткән Шәрифне һәм Зәлияне чәй өстәле артына утыртты да, кинәт кенә килеп чыккан мөһим эшләре исенә төшеп, өйдән чыгып китте. Шәриф эшне кызу тотты. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Яраланганязмыш #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

77

0