#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер- янган күмер"
- Ниткән сер ул! - дип кулын селтәде карт һәм хәйләле елмаюлы күзләре белән миңа карап алды. - Сугыш елларында халык бик ачыкты монда. Кешеләр дәүләт заемнарын базарга чыгарып саттылар. Бер дә юк бәяләргә генә. Ә минем шактый җыйнаган сәмәнем бар иде. Шунда башыма бер уй килде: тукта әле, нигә җыймаска миңа бу заемнарны. Киләчәктә кулга бернинди мәшәкатьсез үзеннән-үзе килеп керәчәк акчалар бит бу! Һәм җыйдым мин ул заемнарны. Шактый күләмле ике чемодан… Менә хәзер инде шуның әҗерен күрәм. Тираж саен заемга отам. Зур суммалар чыгып куя кайчак… - дип сөйләде ул. Менә бит, шайтан алгыры, ничек гади генә! -Акча дигән нәрсә, егетем, көч ул! - диде Николай дәдәй һәм тагын сөйләп китте...127 нче бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш
91
0