Шаян песи

Шаян песи

8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шаян песи Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына. «Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә. Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; «Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер. Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар. Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе; Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #ШаянПеси #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

69

0