
Балачак кая китә?
8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Балачак кая китә? – Бала чакта мин дә, улым, Синең кебек шук идем: Уйнамаган да көлмәгән Бер минутым юк иде! – Бала чагың кайда, әни?! Әллә калган авылда? Әллә алырга оныттың Монда килгән чагында? Ярар, әни, борчылма син! Таяк ат җигеп кенә, Иртәгә иртән үк торып, Мин аны алып киләм! Син аны бикләп куярсың Ачкыч белән, ныгытып! Аннан инде калдырмассың Беркайчан да онытып! – Ә минем бала чак бармы? Булса, нигә күренми? Әллә аның минем белән «Атлы» уйныйсы килми?! – Бала чагың бар да, улым, Син аны шул күрмисең! Балачак илендә яшәп, Кайдалыгын белмисең. Үсеп җиткәч, югала да – Эзләсәң дә, тапмыйсың! Күпме ялварсаң да, кире Бала чакка кайтмыйсың! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #БалачакКаяКитә? #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
89
0