Әнәс Хәсәнов "Әнис алмалар"

Әнәс Хәсәнов "Әнис алмалар"

8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Әнис алмалар* Әнис үз вагоны янына китәргә дип торганда күпер аша төшеп килгән ике кызның берсе таныш кебек күренде. Мондый эсседә күзеңә әллә нәрсәләр күренер дип уйлап, ул карашын читкә ташлады. Ләкин шул секундта ук янә борылды. Теге таныш гәүдәле кыз килә-килә... Әнисәгә әйләнде. Ул кысык кына күзле үзбәк кызы белән елмаеп сөйләшә-сөйләшә якын ук килеп җитте дә һични аңламый аптырап торган Әнискә карады. Аның төпсез күкчәчәктәй күзләрендә соң дәрәҗәдә гаҗәпләнү чагылып узды. Ул да туктап калды. — Әнис?! — Әнисә?! Яшьләр бер-берсе кочагына ташландылар: — Синме бу, сөеклем! — Мин, мин, бәгърем! — Ә бу синме, кояшым! — Әйе, мин! Мин! Күкчәчәгем! Шуны гына көткәндәй якындагы куаклар арасында кошлар чутылдады, вагоннарның берсеннән тирә- якны тутырып «Сагыну» җыры яңгырый башлады. Яшьләр бер-берсен кысып кочаклаган хәлдә әле һаман басып торалар иде. Аларны хәзер ике поезд ике якка тартса да аера алмас иде. Беренче булып Әнисә аңга килде: — Син кая барасың, әнис алмам? — Синең янга, бәгърем. Кабул итсәң. Ә син? — Ә мин синең янга, гүзәлем! Әнисем! — Әнисәм! Төрле милләт кешеләре — ирләр, хатыннар, кызлар, егетләр — кочаклашып торган егет белән кыз яныннан елмаеп уздылар. Ярты юлдан борылып Әнис Казанга билет алды. Тимер юл станцияләре бер-бер артлы бии-бии артка шуды. Кайтыр юл булгангамы, әллә бүтән сәбәптәнме поезд ямь-яшел урманнар, сусыл үләнле болыннар аша туган якка тиз элдертте. Алда аларны— сөйләшеп, куанып, сөешеп туя алмаячак әнис алмаларын — киң кочагын җәеп гүзәл Казан, мәхәббәтле, бәхетле-сәгадәтле тормыш көтә иде... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Әнәс Хәсәнов #Әнис алмалар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

90

0